Балаларның сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру, иҗади сәләтен, хәтерен, игътибарын, танып белү кызыксынуын үстерү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәт булыйм дисәң» дигән сәламәтлек дәресе оештырылды. Катнашучылар «Сәламәтлек иле»нә күңелле конкурслар һәм викториналар ярдәмендә сәяхәт иттеләр. Катнашучылар сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризык ашарга һәм, әлбәттә, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәк икәнен белделәр.