Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге X республикакүләм конференциянең йомгаклау этабы үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар театр сәнгате, әдәбият, тел, журналистика өлкәләрендә көч сынашты. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Ильмира Мансуровна җитәкчелегендә V сыйныф укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина конференциядә "Туфанлы язма" номинациясендә җиңү яулады.
Ильмира Мансуровнаны һәм Зөһрәне әлеге зур уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез.