“Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреҗдениясе, “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Теләче бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Алан балалар бакчасы тарафыннан Теләче районы Алан мәдәният йортында Республикакүләм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Халкыбыз йолалары- илебез җәүһәрләре” дип исемләнгән бәйгедә финалга чыгучы коллективларның чыгышын карау, бәяләү, бүләкләү өлеше булды.
Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында “Халкыбыз йолалары- илебез җәүһәрләре” дип исемләнгән бәйге милли белем һәм тәрбия бирүне гамәлгә ашыру һәм киң җәелдерү, 2023 ел Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр” , “Укытучылар һәм остазлар” елы буларак игълан ителү кысаларында гамәлгә ашырылды.
Бәйгедә Теләче, Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Биектау районнарының мәктәпкәчә белем бирү учреждениелэреннэн балалар, бакча коллективы, аларның әти-әниләре катнашында 41 эш тәкъдим ителде. Бәйгенең оештыру комиссиясе тарафыннан 9 иң уңышлы эш сайлап алынды.
Финалга чыгучы коллективларның чыгышын Төхфәтүллина Әлфия Госман кызы-Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте татар теле кафедрасы укытучысы, Вахитова Миләүшә Госман кызы- район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары, Сәетова Анна Николаевна- мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты, Сәхәбиева Гөлфинә Мидхәт кызы- мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты, Ибрагимова Зөлфия Васыйл кызы – Татарстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Теләче бүлеге җитәкчесе, Нурмөхәммәтова Гөлнара Равил кызы- “Казан сөлгесе” бренды бәяләде һәм нәтиҗә ясады.