Халыкара кошлар көне

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар көне»нә багышланган чаралар үткәрелде. Әлеге чараларның максаты: әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну формалаштыру, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. 21 март көнне «Кошлар  дөньясына сәяхәт», «Кошлар - безнең дусларыбыз» темасына  сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр конкурсында актив катнаштылар. Китапханәдә «Син кошларны беләсеңме? " дигән темага китаплар күргәзмәсе оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International