Педагог ул фәннәрне өйрәтүче кеше генә түгел, ә рухи һәм әхлак башлангыч белемне бирүче дә. Укытучылар яшь буынны тәрбияләү буенча махсус гражданлык миссиясен үтиләр. 31 март көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Укытучы - сез дөньяда мәңге сүнми торган яктылык” дип исемләнгән библиомикс уздырылды. Катнашучылар һәр кешенең тормышында укытучының мөһим роле турында белделәр, язучы булган укытучылар, Россиянең иң танылган педагоглары: К.Ушинский, А. Макаренко, В. Сухомлинский турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Укучылар үзләренең яраткан укытучылары, кызыклы итеп дәрес алып барулары турында сөйләделәр, мәктәп тормышыннан истәлекләр һәм күңелле хатирәләр белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар, китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән кызыклы китапларны карадылар, күңелле конкурсларда, викториналарда катнаштылар.