Сауш авыл китапханәсендә «Мин китап белән бергә үсәм» дигән темага әдәби сәяхәт үткәрелде.

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Китапханәгә актив китап укучы балалар чакырылды. Китапханәче тарафыннан катнашучыларга   яңа китапларга күзәтү үткәрелеп, шулай ук укырга мөмкин һәм кирәкле китаплар тәкъдим ителде. Балалар өчен тарих, сәнгать, әйләнә-тирә мохит, география өлкәләреннән төрле темаларга сораулар  бирелеп, интерактив уен үткәрелде. Бу уен һәр катнашучыга үзенең шәхси иҗади сәләтен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Аннары балалар китапханә буйлап сәяхәт иттеләр һәм китапханәнең кызыклы вакыт үткәрү урыны булуына инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International