Үзәк авыл мәдәният йортында мобилизацияләнгән авылдашларына ярдәм итү өчен Үзәк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең «Игелекле йөрәк» дигән хәйрия концерты узды. Чарада Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова катнашты.
2 сәгать дәвамында тәрбияче Наилә Шәйдуллина, музыка җитәкчесе Татьяна Котельникова җитәкчелегендә сәхнәдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.
Аларның барлыгы 14 бала. Яшь йолдызлар тамашачыларны артистлык, якты костюмнар һәм кызыклы номерлар белән сөендерде.
Концерт өч өлештән тора. Беренче өлеш патриотик юнәлештә була. Һәр чыгыш патриотизм, Ватаныбыз һәм аны яклаучылар өчен горурлык белән сугарылган.
Икенче өлеш милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган. Балалар «Каз омэсе» халык йоласының театральләштерелгән куелышын күрсәттеләр. Милли татар һәм рус биюләре бииде.
Өченче өлеш күңелле, заманча җырларга һәм биюләргә багышланган. Дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмады.
Концертка мобилизацияләнгән авылдашларыбызның әниләре һәм хатыннары чакырылган иде. Алар барысы да кайчандыр безнең балалар бакчасында тәрбияләнгәннәр. Төп кунаклар булып безнең зурлар төркеме тәрбияләнүчесенең гаиләсе, аның әтисе махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Кич барлык җыелганнарга искиткеч кәеф һәм патриотик бердәмлек заряды бүләк итте. Безнең чарада катнашкан һәркемгә, ата-аналарга, авылдашларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт!