Баландыш авыл китапханәсендә «Сердәш» клуб берләшмәсе һәм барлык теләүчеләр өчен «Изге Рамазан ае» дип исемләнгән рухи мәгълүмат сәгате узды. Әңгәмә барышында катнашучыларга Рамазан аенда ураза тотуның Ислам баганаларының берсе булуын, бу айда һәр мөселманның төп бурычы — үз иманының көчен исбатлау, пычрак эшләрдән һәм фикерләрдән баш тарту, шушы изге айда саваплы һәм ярамаган эш-гамәлләр, уразаны бозарлык сәбәпләр турында кисәтелде, киңәшләр бирелде. Укучыларга "Иман нуры балкысын йөзләрдә” дигән күргәзмәсеннән китаплар да тәкъдим ителде.