Халыкара балалар китабы көне.

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Балалар дөньясы» дигән әдәби  уен-дәрес  үткәрелде. Китапханәче яңа кайткан балалар китапларыннан күргәзмә ясап куйды.  Балалар язучыларының китаплары буенча оештырылган  әдәби уен интеллектуаль конкурслар белән дәвам итте: "Әкият геройлары турында серләр”, “Әдәби разминка”, “Сез беләсезме?”, “Рәсемнәр буенча әкият уйлап кара”,”Балалар язучыларыннан кемнәрне һәм аларның нинди китапларын беләсез?” һәм башкалар. Чара балаларга бик ошады һәм бары уңай тәэсирләр генә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International