Кошлар - серле гаҗәеп җан ияләре, алар - табигатьнең күрке, яме, урман табиблары.

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Кошлар шатлык, яз  хәбәрчеләре, күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Табигатьнең уянуы белән бергә ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көне -интернациональ экологик бәйрәмне билгеләп үтә. Халыкара кошлар көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Исәнмесез, кошлар, безнең дуслар!” исемле рәсем конкурсы оештырды.  Очрашу барышында балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар, канатлы дуслар килүгә ничек дөрес әзерләнү турында белделәр. Укучыларга җирдәге барлык җан ияләре кебек үк, кошларның да кеше яклавына мохтаҗ булуларын, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сакчыл карарга кирәклеге турында җиткерелде. Чара “Канатлы дусларыбыз” китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International