Туган якны өйрәнү тематикасына кызыксыну һәрвакыт булачак. Кеше икмәк белән генә яшәми бит. Ул шулай ук вакыйгалар һәм традицияләр, мирас һәм ата-бабалар истәлеге белән өзелмәс бәйләнештә яши. Туган якка мәхәббәт, аның тарихын белү - бөтен җәмгыятьнең рухи мәдәни нигезе.
Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында «Туган ягым атамалары» дип исемләнгән танып белү сәгате үтте. Балалар “Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә син! Син тузмыйсың, байыйсың гына!” дип исемләнгән презентация карадылар. Авылыбызның чишмәләре, болыннары, елгалары тарихы белән таныштылар. Шулай ук авыл тарихын чагылдырган альбомнарга күзәтү үткәрелде.