"Кошлар – безнең дуслар"

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Иске Җөри  авыл  модель китапханәсендә "Кошлар – безнең дуслар" дип исемләнгән Кошлар көненә багышланган экологик  уен-викторина узды. Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Кичә барышында китапханәчеләр укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International