Халыкара балалар китабы көне

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар өчен “Балалар китабы –сихри бер дөнья” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче әлеге дәрестә  язучы Х.К.Андерсенның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирде, балалар өчен басылган яңа китаплар белән таныштырды. Катнашучылар китапханәче белән бергә яңа китаплардан шигырьләр, әкиятләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International