Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында карлыгачлар китерә дип уйлаган.

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Шуңа күрә, кар эри башлагач һәм беренче инешләр барлыкка килгәч,  «Карга боткасы» бәйрәме оештырылган. Безнең көннәрдә дә бу традиция дәвам итә. 2 апрель көнне Олы Нырсы авылында «Карга боткасы» бәйрәме узды. Биредә ритуаль сүзләр, чакырулар, җырлар, уеннар, биюләр башкарылды, казанда карга боткасы пеште. Бәйрәм төрле татар халык уеннары: «Түбәт, Йөзек салыш, Мәче, тычкан, Очты, очты» белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International