Барлык эшләрен читкә куеп, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 1 апрель көнне урамга чыгып, тирә-як территорияне тәртипкә китерделәр. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде. Өмә күңелле һәм уңышлы үтте.