Алан авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көненә багышланган китап уку акциясе узды.

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Очрашу башында китапханәче яшь укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Аның максаты - кошлар дөньясы проблемаларына игътибар җәлеп итү, балаларга кошларның төрләрен  һәм санын саклауның әһәмиятен искә төшерү. Балалар төрле континентларда яшәүче кошларның исемнәрен искә төшерделәр. Кошлар турында китапханәдә булган  әдәбият белән таныштылар, ә аннары кошлар рәсемнәре сурәтләнгән китап кыстыргычларын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International