1 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Вот такие мы друзья: библиотека, книга, я» дип исемләнгән мәгълүмат көне булып узды. Алыштыргысыз дус буларак китап турында күбрәк белер өчен, китапханәче балаларны видео-презентация ярдәмендә бәйрәмнең тарихы белән таныштырды һәм күренекле балалар язучылары турында сөйләде. Балалар «Бу нинди әкияттән?» викторина сорауларына җавап бирделәр, китап турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чарага «Исәнме, китап!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.