«Андерсен әкиятләре буенча сәяхәт»

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Халыкара балалар китабы көнендә 4 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Андерсен әкиятләре буенча сәяхәт» викторинасы уздырылды. Балалар Х.К. Андерсен биографиясеннән күп кызыклы фактлар белделәр, әкият геройлары белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар китап турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, бәйрәм тарихы белән таныштылар, китаплар һәм уку турында табышмаклар чиштеләр. Чарада катнашучылар яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, «Әкиятне уйлап кара», «Әкият геройларын аларның портреты буенча таныйбыз», «Бу көйнең нинди әкияттән булуын фаразла», «Әкиятне иллюстрация буенча таны» дип исемләнгән күңелле конкурсларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International