Мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

    10-11 апрельдә "Батыр" спорткомплексында 2010-2011 елгы егетләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды , анда өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров командасы катнашты. Ярышларда Чүпрәле, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Спас һәм Теләче районнары командалары катнашты. Команда составы: Абдуллин Самир, Муликов Данияр, Байрамов Таһир, Ибраһимов Илназ, Әхмәтвалиев Адель, Мөхәммәтшин Ралиф, Мортазин Камил, Мортазин Самат, Мараков Ислам, Сөнгатуллин Әмир, Шәрәфиев Азат.

   Футболчылар түгәрәк системасы буенча уйнадылар. Безнең команда барлык уеннарда да җиңү яулады.  2 урынны Кама Тамагы , 3 урынны Болгар командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International