7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 6 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә “Сәламәт яшәү рәвеше - озын гомерле булуга юл” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн - сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Чарада сәламәтлекнең нигезе булган көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану турында сөйләнде.