Сәламәтлекне саклау, сәламәт тормыш рәвеше алып бару кебек сорауларны кешеләр сәламәтлекләре какшый башлавын сизгәч ешрак бирә башлый. Көндәлек тормыш ыгы - зыгысында еш кына кеше үзе һәм үзенең сәламәтлеге турында оныта.
7 апрель көнне укучылар игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан район балалар китапханәсендә «Сезнең сәламәтлегегез өчен кирәкле киңәшләр» дигән китап күргәзмәсе төзелде, анда сәламәтлек, дөрес туклану, балаларны сәламәт итеп тәрбияләү, дәвалау физкультурасы, гигиена һәм экология турында китаплар тәкъдим ителде.