1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин галәм киңлегенә очыш ясаган дөнья тарихында беренче кеше була. «Восток-1» корабле белән «Восток» ракетасы Казахстанның Кызыл Орда өлкәсендә урнашкан Байконур космодромыннан җибәрелә.
Юрий Гагарин космоска очкан өчен Советлар Союзы Герое исеменә (1961) лаек була һәм Ленин ордены белән бүләкләнә. Шул ук көнне СССР Югары Советы Президиумының «СССР очучы-космонавты» дигән мактаулы исемне гамәлгә кую турындагы Указы чыга.
Халыкара авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары белән “Галәмгә юл” исемле әңгәмә үткәрде.