Иске Җөри авыл модель китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек утравына сәяхәт" дигән чара үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга Бөтендөнья сәламәтлек көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм күңелле конкурслар, викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иле»нә кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр. Юлда алар сәламәтлекне кайгырта торган кагыйдәләр белән таныштылар. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризык ашарга һәм, әлбәттә, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәген белделәр. Чарада катнашучылар «гигиена серләрен» чиштеләр һәм викторинаның «спорт сорауларына» җавап бирделәр. Шулай ук балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады. Чарада шулай ук китапханәдә куелган китап кургәзмәсенә күзәтү үткәрелде һәм балалар К.И. Чуковскийның “Мойдодыр” мультфильмын карадылар.