Тоталь диктант - ул бөтен дөнья буйлап рус теленә битараф булмаган кешеләр көче белән тормышка ашырыла торган иҗтимагый коммерцияле булмаган проект. Ул күптән инде "бер көн акциясе" булудан туктады һәм ел саен дистәләрчә бушлай мәгърифәт проектлары оештыра. Тоталь диктантны үткәрү буенча күп санлы мәйданчыкларның берсе булган Баландыш төп мәктәбендә Ерак Көнчыгыш сәяхәтчесе һәм тикшеренүчесе Владимир Арсеньев турында диктант яздылар.