Бөтендөнья сәламәтлек көне

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне - глобаль кампания, ул кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өчен уртак чаралар үткәрү максатында халык игътибарын сәламәтлекне саклау проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Абде авыл китапханәсе СДК директоры белән берлектә сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрде. Биредә катнашучыларга   дару үсемлекләре, дөрес туклану, дәвалау физкультурасы турында китаплар, брошюралар һәм вакытлы басмалар тәкъдим итеде. Ә спорт мәйданчыгында «Здоровье в порядке – спасибо зарядке» дигән спорт уен программасы үткәрелде. Сәламәтлек көнендә катнашкан һәркем күтәренке кәеф һәм уңай нәтиҗәләргә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International