12 апреля 1961 года состоялся первый полет человека в космос, который совершил Юрий Гагарин — советский гражданин.

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Бу тарихи вакыйга бөтен кешелек файдасына космосны барлау өчен юл ача. 9 апрельдә Шармыш авыл китапханәсендә "Космосны яулап алучылар" дип исе6мләнгән  мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче укучыларны "Космик орбиталар юллары" күргәзмәсендә урнашкан  Юрий Нагибинның «Рассказы о Гагарине», Леонид Обуховның «Звездный сын Земли», Сергей Николаевның «Наследие космонавта», «Земля и Космос» фәнни-популяр басмалары белән таныштырды. Чарада катнашучылар серле космос дөньясына керделәр,  алар  Гагаринның  космоска очу тарихын белде. Соңыннан  викторинада катнашып,  Россиянең пилот-космонавтларын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International