Олы Мишә урта мәктәбендә Космонавтика көне уңаеннан «Мөһим сөйләшү» дәресләре үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга танылган космонавтлар, Кояш системасы, заманча ачышлар, космоста эшләүнең кыенлыклары турында сөйләделәр. Россиянең бу өлкәдә иминлек һәм халыкара хезмәттәшлек мәнфәгатьләрен хәл итү өчен беренчеләр рәтендә булырга тиешлеге турында да әйтелде.