Теләченең балалар бакчасы базасында “Эзләнү һәм иҗат аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү” темасына тәрбиячеләр өчен республикакүләм семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгечләре, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. һәм Саба,Теләче районнары балалар бакчаларыннан килгән педагоглар катнашты. “Балалар – безнең тормышыбыз гөлләре” биюе җир-анага, үсемлекләргә игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуы хакында уйландырса, кечкенәләр төркеме тәкъдим иткән “Балалар, табигатьне саклау безнең бурыч” дип исемләнгән чыгышлары әйтерсең лә табигатьне сакларга кирәклеге турында чаң сукты. Шулай ук беренче кечкенәләр төркемендә һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Урманга сәяхәт” һәм “Нәни бакчачылар остаханәсенә сәяхәт дип исемләнгән шогыль күрсәтте.