«Галәм киңлекләренә сәяхәт»

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.  Бу көнне СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. 11 апрель  көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Галәм киңлекләренә сәяхәт» дип исемләнгән йолдызлы сәгать үткәрелде.

Чарада 1961 елның 12 апрелендә кешелек тарихында беренче тапкыр галәмгә кеше очуы турында сөйләнде. Балаларга китапханәченең беренче космик станцияләр төзү тарихы, очышларга әзерлек ничек бара, космонавтларның  ни белән туклануы һәм космонавт булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләп узган хикәясе кызыклы булды.

Укучылар космос белән бәйле табышмаклар чиштеләр, викторинада катнаштылар,  космонавтның мәктәптә яхшы укырга, көчле, сәламәт , яхшы хәтергә ия булырга тиешлеге турында сөйләштеләр.  Шулай ук, укучылар игътибарына космонавтика үсеше тарихы, галәм киңлекләрен батырлык белән яулаган герой-космонавтлар турында мәгълүмат биргән күргәзмә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International