Шулай гына безнең төбәкнең бай мәдәниятен һәм татар халкының милли үзенчәлеген саклап калырга мөмкин. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 11 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасынада «Китап битләрендә халык мәдәнияте» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балалар китап аша традицияләр, фольклор, сәнгать дөньясы, халык йолалары белән таныштылар.