Үсемлекләр - үзләрендә күп серләр саклаучы, табигатьнең безгә биргән зур байлыгы.

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Менә инде бик күп еллардан бирле табигый байлык - дару үләннәре медицинада киң кулланыла. Табигатьнең матурлыгы һәм төрлелеге чиксез, аны аңлар һәм саклар өчен иң элек аны өйрәнергә кирәк. Шуны истә тотып, Алан авыл китапханәсендә дару үләннәре турында күп мәгълүмат тупланган күргәзмә оештырылды. Укучылар тарафыннан иң күп игътибар Г.Н.Ужеговның “Основные лекарственные растения” дигән китабына бирелде. Алар китапка кергән үсемлекләрнең төрләре, аларны җыю һәм куллануга карата булган киңәшләр  белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International