10-11 апрельдә Лениногорск шәһәрендә районыбызның теннисчылар командасы (Заббарова Фәридә, Кадыйрова Камилә, Зәйниев Риназ, Якупов Ильдан) Рамил Рәсип улы Гафиятов җитәкчелегендә физкультура – спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия ачык Спартакиадасының региональ этабы финалында катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең теннисчылар 2 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!