Квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Балалар бакчасы педагогларының эмоциональ януын профилактикалау" дигән темасына район күләм семинар булып узды. Семинар барышында педагогларга трениниг-практикум, диагностикалар уздырылды. Семинарны Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы Зиннатова Г.Р. һәм Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Баева А.Г. алып бардылар.