Сугыш чорында балалар ничек яшәгән?

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Әлеге буын кешеләренең тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала. Сугыш чоры балалары, тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар. Безнең, яшь буынның, Ватаныбызны яклап көрәшүче, бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга хакыбыз юк! Без Җиңүнең нинди авыр юллар белән яулануын хәтерләргә тиеш. Ветераннарның исән чагында кадерләрен белик. Шуны истә тотып,  6 май көнне, авыл җирлеге башлыгы  һәм Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарының хәлләрен белделәр, күчтәнәчләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International