"Хәтер бакчасы" халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 нче елда үтте.

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Аның максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү. Бу гамәл - безнең илнең һәм бөтен дөньяның йөзләгән мең кайгыртучан кешеләрен берләштергән хәрәкәт, безнең азатлык өчен көрәштә гомерләрен биргән кешеләрнең хәтерен мәңгеләштерү. Моннан тыш, акция шулай ук экология өлкәсендәге актуаль проблемаларны чишүгә юнәлтелгән – шәһәрләрне, авылларны яшелләндерү, урманнарны тергезү.

 Бу акциягә Казаклар авыл китапханәсе дә кушылды. Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать Рәхмәтуллин истәлегенә аның балалары, оныклары катнашында китапханә бакчасына сирень агачы утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International