Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы да сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкларына, сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма, бу дәһшәтле чор вакыйгалары ерагайган саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк уела. Җиңү көне - бәхет, шатлык, елмаю һәм чәчәкләр бәйрәме, шулай ук ул тыныч күк йөзе өчен ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көне. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Теләче районы китапханәчеләре мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, авылдашлар өчен күп кенә патриотик рухта булган төрле чаралар уздырды. Алар арасында хәтер сәгатьләре, тыл ветераннар белән очрашулар, акцияләр, Георгий тасмасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класслар, батырлык дәресләре һәм башкалар. Шулай ук, китапханәчеләр авылларда, район үзәгендә узган митингларда һәм Җиңү парадында катнашты.