Шушы көннәрдә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы ике егетебез кыска вакытлы ялга кайтты.

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Әлбәттә, якыннары кыска вакытка булса да кадерле кешеләренең кайтуына бик шат, аларның хисләрен сүзләр белән генә аңлату кыен, озак вакыт күрешми торгач һәм борчылып көткәннән соң, газиз улларын кочаклау мөмкинлеге бигрәк тә әниләр өчен зур бәхет.

   Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә сугыш зонасыннан кайткан авылдашлар белән очрашып әңгәмә үткәрде. Очрашу барышында хәрби егетләребезгә үзебезнең рәхмәтләребезне, ышанычыбызны җиткереп саулык-сәламәтлек теләсәк, алар безгә: «Тату хезмәт итәбез, кайда булсак та без бергә, бер-беребезгә булышабыз», - дип кыска җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International