“Иң милли тәрбияче” республика бәйгесендә җиңү

2023 елның 16 мае, сишәмбе

11нче май көнне Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Йосыпова Г.Ф. Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының татар телендә белем һәм тәрбия бирүче тәрбиячеләре арасында уздырылган “Иң милли тәрбияче” бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашты. Әлеге чарада аңа бәйгенең  “Милли колоритлы дидактик уен” номинациясендә беренче урын яулаган өчен диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International