Тематик чара үткәрелде.

2023 елның 26 мае, җомга

19 май көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Пионерлар көненә багышланган  тематик чара үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә сөйләвеннән балалар пионер оешмасының символлары, Советлар Союзлар вакытында һәр мәктәптә танталу рәвештә пионерга кабул ителү чарасы ничек узганы, ант, пионер законнары, пионерлар нәрсә белән шөгыльләнгәне, нинди чаралар үткәргәннәре, Тимурчылар хәрәкәте турында белделәр. Шулай ук Пионериянең якты, бәхетле, якланган балачак, өметләр һәм планнар белән тулы, үз иле өчен горурлык хисе белән көчле, кайгыртусыз, әмма иртәгәсе көнгә ышаныч биргәнлеген аңладылыр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International