19 май көнне Татарстан журналистлары, фотокорреспондентлары, нәшриятчылар һәм полиграфистлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2023 елның 26 мае, җомга

Татарстан Республикасы Матбугат көне 1998 елдан башлап «Нур» исемле татар телендә газетаның беренче саны чыгу уңаеннан билгеләп үтелә. Газетага нигез салучы, мөхәррире һәм нәшриятчысы - Гатаулла Баязитов, танылган мәгърифәтче, дин һәм дәүләт эшлеклесе.

Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә «Татарстанда матбугат көне» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү ясалды. Укучылар китапханәдә булган республика басмасының газета һәм журнал битләре буйлап сәяхәт итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International