Соңгы кыңгырау.

2023 елның 26 мае, җомга

Мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды,  тугызынчы сыйныф укучылары өчен 2022-2023 уку елы тәмамланды. Бүген дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта калды. Быелгы соңгы кыңгырау безнең Баландыш төп мәктәбенең  4 кызы  өчен яңгырады.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез кабул иткән карарлар  дөрес булсын. Тиздән сез барачак яңа юл һәрвакытта да җиңел булмаячак, әмма ул һичшиксез якты һәм хыялларны тормышка ашыручы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International