23 майда МБГБУ-Олы Мишә урта мәктәбенең унберенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады.

2023 елның 26 мае, җомга

Бу дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта калды. Мәктәпне тәмамлаучыларны мәктәп директоры  Хәмидуллина С.Н., чара кунаклары – Фәтхуллин А.Г., Гыйниятуллин И.С. котлады. Соңгы кыңгырау  бәйрәме мәңгегә якты һәм шатлыклы истәлек булып калачак. Укучыларыбызга имтихан тапшыруда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International