25 майда безнең районга эш сәфәре белән Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин килде.

2023 елның 26 мае, җомга

25 майда безнең районга эш сәфәре белән Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин килде. Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова озатуында районның түбәндәге объектларындагы эш барышы белән таныштылар.

Маршрут башында Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбе булды. Анда балалар бакчасын мәктәпкә кушу формасындагы үзгәртеп кору практикасы  өйрәнелде.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә  азык-төлек блогына капиталь ремонт, Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе бинасын реконструкцияләү һәм Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе филиалы Кече Кибәхуҗа төп гомумбелем бирү мәктәбе бинасында баручы капиталь ремонт эшләре белән таныштылар.

Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасы бинасын капиталь ремонт программасына кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук, Илсур Гәрәевич Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балаларын һәм аларның әти-әниләрен чыгарылыш бәйрәме белән котлады .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International