“Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектәТР атказанган спорт һәм физик культура хезмәткәре Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2004-2006, 2007-2009 нчы елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча ачык район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы районыбызның 8 мәктәбе һәм Саба, Питрәч, Арча районнары, Казан шәһәреннән 114 спортчы катнашты.
2007-2009 нчы елгы егет-кызлар арасында гомумкоманда урыннары:
1 урында – Теләче
2 урында – Олы Нырсы
3 урында – Олы Мишә мәктәпләре
2004-2006 нчы елгы юниор-юниоркалар арасында гомумкоманда урыннары:
1 урын – Теләче
2 урын – Алан
3 урын – Югары Кибәхуҗа мәктәпләре
Барлык җиңүчеләргә диплом, медальләр тапшырылды.