Ул көлдерә дә елата да. Әлбәттә, моңсу да, күңелле дә бәйрәм. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучыларны бәйрәм белән котладылар. Соңгы кыңгырау бәйрәменә кабатланмас матурлык һәм истәлекләр өстәлде. Чыгарылыш укучылар мәдәният йорты һәм китапханәдә үткән чараларда актив катнашулары, артистлык, үз талантларын камилләштерергә омтылулары, бик актив булулары һәм 2022 елда конкурсларда катнашып урыннар алулары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.