Айдар авыл китапханәсе китап укучылары Курбанова Адилә һәм Азалия Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган «Туган тел» нәфис сүз осталары онлайн-бәйгесендә катнаштылар һәм I дәрәҗә диплом, III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Конкурсны оештыручылар - Магнитогорск шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе һәм «Татар рухы» милли-мәдәни татар автономиясе.
Конкурс татар халкының әдәби кыйммәтләрен пропагандалау, Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру, уку культурасын тәрбияләү максатыннан оештырылды. Бәйгедә катнашып җиңү яулаган нәфис сүз осталарыбызны котлыйбыз, аларга киләчәктә уңышлар телибез.