Шәтке авылы китапханәчесе 25 май көнне чишмә буенда "Яшә чишмә, яшә!» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Балаларга чишмә суының кайдан килеп чыгуын, файдасы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык булды. Балалар чишмәнең ничек агуын  күзәттеләр, аннан тәмле су эчтеләр. Балалар табигатьнең, аның байлыкларын  саклауның мөһимлеге турында тагын бер кат уйландылар. Китапханәче балаларга туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, кешеләрнең  борынгыдан табигать байлыкларына  сакчыл караганнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International