Сер түгел, бүгенге балалар азрак укый башладылар

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Китапны тормыштан телевидение, радио, Интернет, уку һәм күңел ачу компьютер программалары актив рәвештә кысрыклап чыгара. Китап уку кирәкме? Аның нинди файдалы яклары бар? Нәкъ менә уку, телевидениедән аермалы буларак, фикерләүнең мөстәкыйльлеген, интеллектны үстерә, рухи яктан җитлеккән һәм социаль тормышка файдалы шәхес формалаштыра. Китап укып үскән кешене генә фән, техника, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә зур дәрәҗәдәге казанышлар көтә.

Үзәк авылы китапханәсендә балаларда китап укуга кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан буктрейлерлар эшләнә. Бу заманча мультимедия технологияләрен ярдәмендә иң яхшы китапларны популярлаштырачак. Бөек рус шагыйре А.С. Пушкин көненә багышлап эшләнгән буктрейлер укучыларга тәкъдим ителде. Ул  балаларда әдипнең әсәрләрен укуга кызыксыну уятты һәм шундый ук буктрейлерларны  булдырып карау теләге туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International