Мәгълүмати сәгать булып узды.

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

   27 майда, Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан «День дублера в библиотеке» дигән исем астында һөнәр сайлау буенча мәгълүмати сәгать булып узды. Яшь укучылар китапханәче һөнәре, аның хәзерге дөньядагы урыны, китапханәче эшенең өстенлекләре һәм кызыклы яклары турында белделәр. Китапханәче һөнәре - гасырлар дәвамында булган һәм хәзерге көндә уникальлеген югалтмаган һөнәр. Катнашучылар тематик сөйләшүдә актив катнашып «Пришел в библиотеку читатель…» дип исемләнгән мавыктыргыч уенда катнаштылар. Шулай ук Вкотакте социаль челтәрендә китапханә бите һәм  ​​китапханәче һөнәрен кайсы уку йортында  үзләштерергә булуы хакында мәгълүмат белән танышты. Форсаттан файдаланып барлык укучылар  ​​Россия дәүләт балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган "Укытучы һәм остаз елына" багышланган "Китапханә төне-2023"акциясендә катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International