27 май - Китапханәчеләр көне.

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый.

27 май - Китапханәчеләр көне. Шул уңайдан Айдар, Урта Мишә, Баландыш, Шәдке, Олы Мишә авыллары китапханәчеләре Иске Җөри модель китапханәсендә җыелды. Безнең һөнәрдә хезмәттәшләребезнең ярдәме һәм ихтирамы мөһим. Ә моңа ирешү өчен үз эшеңне белү, аралашучанлык, киң күңеллелек һәм хезмәтеңне ярату таләп ителә. Әлеге китапханәдә барысы да китап укучыларга уңай булсын өчен уйланган. Китапханәчеләр, китап укучылар белән эшләүнең традицион формалары белән беррәттән, яңаларын да эзлиләр. Авыл өчен яңа төр китапханәдә биниһая күп мәгълүмат тупланган, ә яңа мәгълүмати технологияләр китапханәләр үсеше өчен чиксез мөмкинлекләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International